+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
22 август 2021, 13:05

Рәшит Шамкай вафат

Татарстанның халык артисты Рәшит Шамкай вафат булган.

Рәшит Шамкай вафат
Рәшит Шамкай вафат
Бу хакта журналист Илфат Фәйзрахманов хәбәр итте.

Рәшит Шамкай хатыны Суфия ханымның туган ягында - Арча районының Түбән Ор авылында җирләнәчәк. Илфат Фәйзрахманов Рәшит Шамкайның бу авылны якын итүен, анда концертлар булганда чыгыш ясарга бик теләп кайтырга теләве хакында әйткән.

Рәшит Шамкаев 1940 елның 26 маенда Самара өлкәсе Камышлы районының Иске Ярмәк авылында туган. Халыкка күбрәк "Рәшит Шамкай", яки "Шамкай" исеме белән таныла.

Юмор остасы ике ел элек инфаркт кичергән иде. Шул елда 60 ел бергә гомер иткән хатыны Суфия ханым бакыйлыкка күчкән.

"Бик ямансу. Улым белән кызым янымда, бик карыйлар, рәхмәт. 80гә җиттем. Сәхнә белән саубуллаштым. Шулай да шигырьләр язам. Китаплар укыйм", - дигән иде ул.

Рәшит Шамкайның үлеме сәбәбе әлегә билгеле түгел.

Якыннарының кайгысын уртаклашабыз!

Фото: hengs.ru.net


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: