-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
27 август 2021, 18:40

Район башлыгы ярдәм сорый

Белорет районы хакимияте башлыгы Андрей Иванюта районда урман янгыннары белән бәйле вәзгыятьне авыр дип атады һәм республика халкыннан ярдәм сорады.

Район башлыгы ярдәм сорый
Район башлыгы ярдәм сорый

"Урман янгыннары белән хәл катлаулы булып кала. Район территориясендә дүрт янгын: икесе - Инҗәр зонасында, икесе - Кага һәм Тирлән урманчылыкларында. Бүген тау чаңгысы трассасыннан ерак түгел шәһәр читендә тагын бер урман янгыны чыкты. Аның мәйданы - 1,9 гектарга якын. Бу урынга ПЧ-44, ЗПСО тиз килеп җитте. Урманчылар, волонтерлар һәм урындагы халык белән бергә янгынны сүндерделәр, төнлә кизү тордылар, әлегә ут пыскып януын дәвам итә. Ул туктар, дип өметләнәбез", - дип язган ул үзенең битендә социаль челтәрләрдә.

Район башлыгы Мулдакай урманчылыгындагы хәлне иң киеренке дип атады. Аның сүзләренә караганда, янгын әле һаман да локальләштерелмәгән.

"850 гектардан артык ачык яну. Белорет һәм Архангель районнарының торак пунктларына янгын таралмасын өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез. Аны авыр техника ярдәмендә локальләштерергә тырышабыз, минераллаштырылган полосалар салабыз», — дип сөйләде Андрей Иванюта.

Бүген иртән Белорет районы башлыгы яңа пост язып, ярдәм сорый: "Белореттагы янгын урынында, тау чаңгысы базасы янындамын. Янгын көч ала, безгә физик яктан әзерлекле ир-атларның утны сүндерүдә ярдәме кирәк. Эш авыр, эсседә, яну зонасын казып чыгабыз. Җыелу урыны: элекке "Җилкән" лагере ягына. Анда янгын сүндерү машинасы торачак. Көрәк, 3 литрдан да ким булмаган эчәр су, тау участокларында эшләү өчен туры килә торган аяк киеме», — дип ачыклык кертә муниципалитет җитәкчесе.

Әле анда 159 данә  техника һәи 806 кеше җәлеп ителгән. Табигать тә кешеләргә ярдәм итәргә булган: әле Белоретта яңгыр ява...

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: