Туймазыда балалар дәваханәсенең торышы турында социаль челтәрләрдә Рәйлә Сәйфуллина быел 28 февральдә язган. Аның сүзләренә караганда, палаталарда салкын, ремонт 80нче еллардан бирле ясалмаган, бер бүлмәдә төрле чир билгеләре булган балалар ята. “Без баланы калдырмадык, өйгә алып кайтып киттек. Бу язмамны җан авазы дип кабул итегез”, — дигән ханым.
Бу мөрәҗәгатьне Республика белән идарә итү үзәге системасы (ЦУР) теркәгән. Шуннан соң Сәламәтлек саклау министрлыгыннан коллегалары белән бергә тикшерү башлаган. Мәсьәлә уңышлы хәл ителгән, әмма бер көн эчендә генә түгел.
“Кайчак кешеләрнең проблемаларын бер селтәнүдә хәл итәсе килсә дә, кызганычка каршы, тылсымлы таякчык юк”, диләр ЦУРда.
Әлеге мөрәҗәгатькә Туймазы район дәваханәсенең баш табибы Зәбир Гыйздәтуллиннан җавап 10 мартта килгән. Ул белдерүенчә, балалар бүлегендә косметик ремонт ел саен ясала, соңгысы бер ел элек үткәрелгән. Пандемия вакытында балалар инфекцион дәваханәсенең профилен үзгәрткәннәр, ә кече яшьтәге пациентларны шәһәр дәваханәсенә җибәрә башлаганнар. Авырулар күпләп килү сәбәпле, кайчагында эчләре авырткан балаларны гомум палатага салырга туры килгән. 30 градуслы салкыннарда палаталарда, чыннан да, суык. Мондый очракларда җылыткычлар куела.
Ә менә бүлмәләрдә үтәли җил сәбәбе — пластик тәрәзәләрне сыйфатсыз монтажлауда, аерым алганда, тәрәзә төбе җылытылмаган. Һәм бу инде аларны урнаштыру өчен җаваплы кешеләр белән җитди сөйләшү өчен сәбәп.
Июльдә шәһәр дәваханәсенең балалар бүлегендә косметик ремонт үткәрелгән. Стеналарны һәм түшәмнәрне тәртипкә китергәннәр, идәннәрне алыштырганнар. Тәрәзә рамнарындагы ярыклар томаланган.
“Урындагы чиновниклар Уфаның Гагарин урамындагы 24нче йортның проблемаларын хәл итәргә теләми. Өч ай дәвамында подъезд күтәрмәсен, узган елның апреленнән 68нче фатир өстендәге түбәне ремонтлауны, балалар мәйданчыгына чүп савытларын кире кайтаруны сорыйм, әмма Сипайлово идарәче компаниясе һәм ЖЭУ-83 шушындый вак мәсьәләләрне дә үзаллы хәл итә алмый. Ярдәм итүегезне сорыйм”, — дип язган Наталья Боброва.
Башкаланың Октябрь районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары Раил Мирхәйдәровның җавабында Гагарин урамындагы балалар мәйданчыгына чүп савытлары куелу турында әйтелә. Икенче җаваптан күренүенчә, подъезд күтәрмәсе һәм 68нче фатир өстендәге түбәне ремонтлау тәмамланган.