+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
1 сентябрь 2021, 17:55

Бигрәк тә яшьләрне саклау зарур

1 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың Террорчылыкка каршы комиссия утырышын үткәрде.

Бигрәк тә яшьләрне саклау зарур
Бигрәк тә яшьләрне саклау зарур

- Мәгариф учреждениеләрендә, яшьләр даирәсендә террорчылыкны профилактикалау буенча эшебез федераль һәм төбәк законнары таләпләренә туры килә. Шул ук вакытта террорчылык күренешләре хәвефе саклана, – диде Радий Хәбиров кереш сүзендә. - Шуңа күрә профилактика чараларын, бигрәк тә яшьләр арасында, дәвам итәргә, барлык юнәлешләр буенча системалы эш алып барырга кирәк.

Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе урынбасары Урал Килсенбаев хәбәр иткәнчә, сораштырулар нигезендә, республика халкы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең хәзерге дәрәҗәсен уңай бәяли.

Төбәктә милли-мәдәни чаралар, форумнар, иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашу һәм агарту эшләрен үз эченә алган киң тематик повестка булдырылды. Традицион конфессияләрнең рухи лидерлары даими нигездә Башкортстанның иҗтимагый әһәмиятле вакыйгаларында катнаша.

Урал Килсенбаев билгеләп үткәнчә, республика министрлыкларының, ведомстволарының балалар һәм яшьләрнең социаль хәвефле кылыкларын ачыклау буенча эше нигездә ачыкланган деструктив аккаунтлар буенча веб-ресурсларны ябуга юнәлдерелгән. Шуңа бәйле рәвештә челтәр мониторингы системасын киңәйтергә һәм тискәре тенденцияләргә оператив рәвештә реакция белдерергә кирәк.

Радий Хәбиров Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитетына яшьләр арасында террорчылыкны кисәтү, шулай ук яшь буынны экстремистик идеология йогынтысыннан саклау механизмнарын камилләштерү буенча тәкъдимнәр эшләргә кушты.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: