+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
8 сентябрь 2021, 22:10

Караидел буйлары җанланачак

Радий Хәбировка туры эфирда Уфадагы "сакаллы объектлар" турында да сорау бирелде.

Караидел буйлары җанланачак
Караидел буйлары җанланачак

Комсомол урамындагы юл ремонты озакка сузылды. Республика Башлыгы белдерүенчә, аны проектлаганда 27 электр баганасын күчерәсе булачагын исәпкә алмаганнар. Ә бу эш бик күп вакыт һәм акча таләп итә. Шулай да, ноябрьгә юл ремонтланып бетәргә тиеш.

Сипайловодагы Кашкадан паркында да ремонт бик озакка сузылды. Чиратта - Рыльский һәм Набережный урамнары. Хыялда Кашкаданнан Рыльскийга чыгу, аннары реконструкция үткәрелгән яр буенда йөрү. Димәк, бу эш өч этаптан торачак.

Кашкадан паркында эшләр 80-90 процентка тәмамланган. Рыльский урамын төзекләндерү өчен 800 миллион сум акча таләп ителәчәк. Аннары яр буе җанландырылачак.

"Мин махсус рәвештә Казанга барып карап кайттым. Анда Кабан күле бар, аның ярлары бик яхшы төзекләндерелгән. Миңа ошады. Безгә дә тырышырга кирәк", - диде республика Башлыгы.

Фото: bashinform.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: