+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
10 сентябрь 2021, 18:15

Иске Сибайда яңа мәктәп булачак

"Өченче ел безнең балалар теләсә кайда укый. Башлангыч сыйныфлар - балалар бакчасында, клубта, музыка мәктәбендә. Өлкән сыйныф укучылары көн саен иртәнге 7дә Сибайга бара. Туган мәктәбендә укулар кайчан башлана?"

Иске Сибайда яңа мәктәп булачак
Иске Сибайда яңа мәктәп булачак

Иске Сибай халкы бу сорауны 8 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән туры линия вакытында бирде. ЦУР өчен бу аерым тема. Башкортстанда "Инцидент-менеджмент" 2018 елның октябрендә эшли башлады.

Һәм иң беренчеләрдән булып системага Иске Сибай халкыннан Радий Хәбировка берьюлы берничә мөрәҗәгать керде. Мәктәп бинасы белән проблемалар монда 2011 елда ук башланган. Стенада ярыклар барлыкка килгән, бинаның бер өлеше ябылган. Әмма авария хәлендәге мәктәпне япмыйлар, анда дәресләр дә дәвам итә.

Иске бинаны сүтәргә, ә аның урынында яңа бина төзергә карар ителә. Балаларны Сибайга укырга күчерәләр, туклануны оештыру мәсьәләсен хәл итәләр һәм мәктәп автобуслары бүләләр.

375 урынлык мәктәп быел ачылырга тиеш булган. Әмма 2020 елда беренче катның 35 процентка гына тергезгәннәр. 2021 елның февралендә субподрядчы алышынды. Ә августта генподрядчы белән контракт өзелде. Хәзер Капиталь төзелеш идарәсе аның варисын билгелеу буенча торглар уздырачак.

Яңа мәктәп проекты буенча элеккегедән зуррак булачак. Гомум мәйданы 8 мең квадрат метрдан артык булачак. Сыйныфлардан, спорт залыннан һәм ашханәдән тыш, зур актлар залы, котельный планлаштырылган. Проектлаучылар шулай ук мәйданчыкларның тулы бер комплексын күздә тота.

Искесибайлыларның сорауларына җавап биреп, Башкортстан Башлыгы мәктәпне гамәлгә кертү датасын - 2022 елның 1 сентябрьне атады. Бу календарьда Иске Сибай һәм, һичшиксез, Башкортстан ЦУРы өчен мөһим көн булачак.

Фото: aif.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: