-26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
11 сентябрь 2021, 12:00

Шарлавык гомерен өзгән

Якташыбыз Абхазиягә сәфәре вакытында һәлак булган.

Шарлавык гомерен өзгән
Шарлавык гомерен өзгән

Бәләбәй шәһәреннән Алексей Ветров Абхазиядәге Шакуран шарлавыгында һәлак булган. 36 яшьлек ир 40 метрлы биеклектән егылып төшеп үлгән. 

Фаҗига 9 сентябрьдә теркәлде, дип хәбәр итә урындагы МЧС.

- Вакыйга турында сигнал 14 сәгать 15 минутта дежурный пультына килде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре һәлак булган кешене автотрассага кадәр носилкада китерәләр, ә аннары автомобильдә аны Сухуми республика дәваханәсе моргына илткәннәр, – дип хәбәр итәләр ведомствода.

Танышларының сүзләренә караганда, Алексей Абхазиягә сөйгән кызы белән барган – ул әле анда. Мәрхүмнең дуслары мәетне транспортлау һәм җирләү өчен акча җыя.

Фотр: kp.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в