17 августта Хәйбулла районының Акъяр авылында ике малай гадәттәгечә гаражлар янына уйнарга чыга. Аңа кадәр берничә сәгать алдан ихатада гадәттән тыш хәл була, шушындагы гаражларның берсе яна. Янгын сүндерүчеләр утка каршы көрәшкәндә гаражда сакланган барлык әйберләр урамга чыгарыла. Алар арасында карбидлы баллон, җиңел янып китүче матдә белән тутырылган эретеп ябыштыру аппараты да була. Гараждан чыгаралар чыгаруын, тик алып китмиләр. Һәм янгыннан соң өч сәгать узгач, шартлау яңгырый. Ул шулкадәрле көчле булган, аның янында уйнаган малайның гомере алты көннән өзелә, ә икенчесенеке әлегә кадәр кыл өстендә...
Балаларга шулкадәр нык шок була ки, алар үзләре өченче катка йөгереп менгән, хәтта аяк эзләре дә калган, шлепкалары яну сәбәпле, яланаяк йөгергәннәр. Тәннәреннән янган тиреләре асылынып торган...
Куркыныч әйберне ихатадан тиз арада алып китеп булмаган кебек, фаҗига турындагы мәгълүматны да оператив рәвештә хәбәр итмәделәр. Шартлау 17 августта теркәлгән, тик әлеге вакыйга турындагы мәгълүмат 23 августта гына билгеле булды. Башкортстан Тикшерү комитеты “Саксызлык аркасында кеше сәламәтлегенә авыр зыян яки аның үлеменә китергән ваемсызлык күрсәтү” мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылуын хәбәр итте. Кемнең ваемсызлыгы булганлыгы хәбәрдән билгеле түгел.
Тикшерүчеләр 17 августта Акъяр авылында янгын чыкканлыгын хәбәр итә. Янгын сүндерү һәм коткару бүлеге хезмәткәрләре гаражда дөрләгән утны сүндергәндә аннан металл мичкә алып чыккан һәм күзәтүсез калдырган. Тикшерүчеләрнең башлангыч мәгълүматлары буенча, мичкәдә карбид булган. Шул ук көнне кичен ике бала уен вакытында әлеге мичкәгә ут төрткән, аның эче янып киткән һәм ул шартлаган. Малайларның берсе — Айнур, тәненең 90 проценты пешеп, дәваханәдә алты көннән соң вафат булган, икенче баланың гомере өчен табиблар көрәшүен дәвам итә.
Шулай, тикшерү фаразы буенча, малайлар мичкәгә ут төрткән. Ләкин үлгән сабыйның әнисе Зөлфирә моның белән килешми, ул белдерүенчә, балалар гараж янында уйнаган һәм шушында эт көчекләрен караган. (Урындагы шаһитлар да балаларның ут төртмәвен билгели).
Хатынның башка сораулары да бар, алар белән ул социаль челтәрләрдә республика Башлыгына мөрәҗәгать иткән. 23 август иртәсендә баласын югалткан хатын ни сәбәпле әлеге фаҗига турында мәгълүматны шактый озак вакыт киң җәмәгатьчелеккә чыгармауларын аңламый. Зөлфирә Нигъмәтуллина Радий Хәбировтан әлеге хәлне ачыклауларын, атап әйткәндә, МЧС хезмәткәрләренең гамәлләренә тиешле бәя бирүләрен үтенә. Ул янгын сүндерүчеләр баллонның тирә-юньдәгеләр өчен хәвефсез булуына инанмаган, аны картон белән каплап, шул урында калдырган, дигән фикердә. Хатынны вакыйга урынының киртәләп алынмавы да гаҗәпләндерә. Зөлфирә сүзләренә караганда, район хакимияте һәм авыл Советы әлегә кадәр ташландык гаражлар хуҗасының кем булуын ачыкламаган. Ул, шулай ук, район прокуратурасына мөрәҗәгать итүен белдерә, аның сүзләренә караганда, күзәтчелек органында аны тыңлаганнар, әмма гаризасын кабул итмәгәннәр.
Постны ана 23 август кичендә, улы алынган тән җәрәхәтләреннән вафат булган көнне бастырган. Бер сәгать үткәннән соң күзәтчелек органы сайтында прокурор тикшерүе турында хәбәр пәйда булды. Прокуратура малайларның мичкәне яндыруында Тикшерү комитеты белән килешә, янәсе, мичкә тик торганнан гына шартлый алмый.
“Урындагы хакимият җиргә контрольне тиешенчә башкармаган, милекчеләрне билгеләү һәм законсыз урнаштырылган корылмаларны сүтү буенча чаралар күрмәгән”, — дип хәбәр итә Башкортстан прокуратурасы матбугат хезмәте һәм шуңа бәйле рәвештә район хакимияте башлыгы исеменә әлеге җитешсезлекләрне кичекмәстән бетерү һәм гаеплеләрне табу таләбе белән күрсәтмә чыгарылуы турында мәгълүмат бирә.
24 августта әлеге җинаять эшен ачыклау барышы Тикшерү комитетының үзәк аппаратында контрольгә куелуы билгеле булды, димәк, бу хакта Александр Бастрыкинга ике атнага бер тапкыр хәбәр ителәчәк. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк идарәсе вәкиленең аңлатмаларында хәзерге вакытта тикшерү чаралары үткәрелүе, аларның нәтиҗәләре буенча вазыйфалы кешеләрнең гамәлләренә (гамәл кылмауларына) хокукый бәя биреләчәге турында әйтелә.
Искәртеп узабыз, бу быел җәй Башкортстанда балалар белән булган беренче генә фаҗига түгел. Җәй уртасында Туймазы районының Балтай авылында малайлар футбол уйнаганда, туп кинәт трансформатор будкасы ягына очкан. Аны алырга йөгереп килгән малай әлеге будкага кагылу белән аның кул чуклары янган. Шуннан соң Башкортстан Тикшерү комитеты тикшерү башлады, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителергә тиеш иде. Хәзерге вакытта бу эш буенча нинди дә булса карар турында хәбәр юк. ...
Алты яшьлек Айнур гаиләдә дүртенче, төпчек бала булган. Аны ябык табутта җирләгәннәр, туганнары теләгәнчә хушлаша да алмаган...