+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
12 сентябрь 2021, 09:20

“Балалар яңгыр астында күшегә...”

“Инцидент” системасы ярдәмендә Иглин районында халык күптән көткән тукталыш павильоны урнаштырылган.

“Балалар яңгыр астында күшегә...”
“Балалар яңгыр астында күшегә...”

“Әлеге фотода безнең балалар һәм өлкәннәр автобус көтә. Күрүегезчә, монда бернинди тукталыш павильоны юк. Иглин районы хакимияте бер чара да күрми. Балалар яңгыр астында да шулай тора, ә тиздән кыш, дөньяны кар күмәчәк. Буш вәгъдәләр белән тагын күпме алдарга мөмкин? Тагы да 165нче маршрутта тәртип урнаштырыгыз. Шәхси автобус хуҗалары кешеләр басып торганда да туктамыйча китә. Барлык карталарда да тукталыш күрсәтелгән югыйсә. Иглинның “Гараж” тукталышы турында сүз бара”, — дип язган социаль челтәрләрдә Евгения Таушева.

Аның мөрәҗәгатен “Инцидент” системасы теркәгән һәм хәл итү өчен кадәр тиешле органнарга юллаган.

“13 июльдә Юл хуҗалыгы идарәсе, муниципалитет, пассажирлар ташучылар вәкилләре Уфа —Иглин — Красная Горка — Павловка юлында тукталыш пунктларын төзекләндерү мөмкинлекләрен карау өчен урынга чыкты. Автопавильоннарны муниципалитеттан коллегалар белән бергә урнаштыру планлаштырыла. 26 июльгә кадәр тиешле мәйдан­чыкларны әзерләү эшләрен башкарачакбыз, шуннан соң павильоннар куелачак. Сроклар буенча август-сентябрьгә йөз тотабыз”, — дигән җавап килгән республиканың Юл хуҗалыгы идарәсе вәкиле Альбина Гыйльмияновадан.

“Август башында Уфа — Иглин — Красная Горка — Павловка юлының Көнбатыш һәм Лермонтов урамнары арасында тукталыш павильоннары урнаштырылды”, — диелә соңрак килгән җавапта.

Благовещен шәһәреннән Раушания Сәйфет­динова социаль челтәрләрдә мондый мөрәҗәгать урнаштырган: “Седов урамындагы 113нче йорт ихатасындагы балалар мәйданчыгында җирдән арматура һәм торбалар тырпаеп тора, чокырлар инде күп еллар балаларны интектерә. Шәһәрдә балалар мәйданчыкларында хәвефсезлек өчен кем җавап бирә икән ул?” “Жилкомсервис” идарә оешмасы хезмәткәрләре Седов урамы, 113нче йорт янындагы балалар мәйданчыгында җирдән чыгып торган арматураны һәм торбаларны алып ташладылар”, — дип җавап биргән Благовещен районы хакимиятенең мәгъ­лүмат-аналитик эш бүлеге белгече Оксана Бочкарёва.

“Уфаның Казан урамындагы 12нче йортның 1нче подъезды алдында инвалидларга һәм өлкән яшьтәге кешеләргә күтәрелергә уңайлы булсын өчен култыкса беркетеп куймыйлар. Минем әти — инвалид, аягы ампутацияләнгән булу сәбәпле, аңа баскычтан менү нык авыр. Шушы елның маеннан башлап Совет районы идарәче компаниясенә даими рәвештә заявка бирәм. Алга таба алар мөрәҗәгатьне “ЖЭУ-55”кә тапшыра, әмма әлегә кадәр берни дә эшләнмәгән. Бу мәсьәләдә ярдәм итүегезне һәм проблеманы мөмкин кадәр тизрәк хәл итүегезне сорыйм!” — дип язган Диана.

“26 августта районның коммуналь хезмәткәрләре Казан урамындагы 12нче йортның беренче подъезды баскычына култыкса урнаштырды”, — дигән җавап килгән Совет районы хакимиятеннән.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: