+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
12 сентябрь 2021, 12:40

Башкортстан Конституциясенә үзгәрешләр кертелә

Башкортстан парламенты вице-премьер вазыйфасына кандидатураларны килештерәчәк.

Башкортстан Конституциясенә үзгәрешләр кертелә
Башкортстан Конституциясенә үзгәрешләр кертелә

Сентябрь азагында көзге сессиянең беренче утырышында Башкортстан Дәүләт-җыелышы-Корылтай икенче укылышта республика Конституциясенә төзәтмәләр пакетын караячак.

Алар арасында - депутатларга Премьер-министр урынбасарлары кандидатураларын килештерү хокукын бирү. Төзәтмәләр кабул ителгән очракта, аларның отставкасы да Дәүләт җыелышы белән килештереләчәк.

Сүз Башкортстан Конституциясенең республика Башлыгы вәкаләтләре турында 87нче мәддәсенә үзгәреш кертү хакында бара. Әле Премьер-министр үз урынбасарлары кандидатураларын билгеләү өчен парламент катнашлыгыннан башка республика Башлыгына тәкъдим итә.

Закон проектының авторлары - Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, аның урынбасарлары Эльвира Аеткулова һәм Рөстәм Ишмөхәммәтов, шулай ук депутат Гөлнара Бикбулатова.

Рөстәм Ишмөхәммәтов сүзләренә караганда, төзәтмәне кабул итү республика парламентының кадрлар мәсьәләләрендәге ролен һәм уртак җаваплылыкны көчәйтәчәк.

"Субъектларның Төп законнарына мондый үзгәрешләр кертү - уртак тренд, - дигән фикердә Эльвира Аеткулова. - Ул Русия Конституциясенә төзәтмәләр керткәннән соң үсеш алды, анда Федераль җыелыш роле көчәйтелде. Бу дөрес, минемчә, нәкъ менә Башкортстанның Дәүләт җыелышы бюджетны кабул итә, һәм без, депутатлар, теге яки бу өлкәне кем җитәкләячәген, законнарның үтәлеше, программаларның тормышка ашырылуы өчен кемнән сорарга кирәген аңларга тиеш."

Фото: bashinform.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: