Биредә план нигезендә юллар ремонтланган, тротуарлар һәм юл тамгасы куелган яңа парковка урыннары төзекләндерелгән. Резина өслекле балалар һәм спорт мәйданчыклары урнаштырылган. Видеокүзәтү системасы җиһазландырылган.
Радий Хәбиров белән аралашканда урындагы халык алар белән төзекләндерү буенча барлык эш төрләрен килештерүләре турында сөйләде.
«Без барысын да үзебез контрольдә тоттык, сыйфат белән бик канәгатьбез. Хәзер безнең ихатада бу матурлык саклансын иде. Шәһәр хакимиятеннән кич белән хәвефсезлекне тәэмин итүен сорыйбыз», – диде алар.
Быел Стәрлетамакта «Башкортстан ихаталары» республика программасы буенча ике ишегалды территориясен модернизациялиләр. Гомумән алганда, Башкортстан буенча программа 2024 елга кадәр 2 мең ихатаны төзекләндерүне күздә тота. Ике ел эчендә 780 ишегалды яңартылды, шуларның 31е - Стәрлетамакта.
- Әлеге программа буенча барыннан да элек иң җимерек ишегалларын төзекләндерергә кирәк. Пандемия программаны гамәлгә ашыру темпларын бераз киметте, әмма республика, һичшиксез, барлык билгеләнгән планнарны үтәр дип ышанам, – диде Радий Хәбиров.
Фото: bashinform.ru