Ул тарихи комплексны карады һәм Н. Крупская исемендәге өлкә универсаль фәнни китапханәсенең конференц-залында узган тантаналы чарада катнашты. Биредә Ырынбур өлкәсе дәүләт архивы тарафыннан әзерләнгән «Кәрван-сарай – Ырынбур төбәгенең архитектурасы энҗе бөртеге: кичә, бүген, иртәгә» дип аталган архив документлары күргәзмәсе, шулай ук "Кәрван-сарай: үткәннән - хәзерге вакытка" дигән видеоролик тәкъдим ителде.
Вице-премьер өлкә җитәкчелегенә телне һәм мәдәниятне саклап калу эшендә башкорт халкына ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, Кәрван-сарай - ике төбәкнең дә тарихы белән бәйле символик, изге урын.
Тантаналы өлештән соң Азат Шамил улы Башкортстан халыклары дуслыгы йорты филиалы булган Ырынбур өлкәсе Башкорт тарихи-мәдәни үзәгенә юнәлде. Биредә төбәкнең башкорт иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активистлары белән очрашу узды. Очрашу барышында өлкәнең танылган башкортларының тарихи истәлеген саклау, шулай ук үзешчән башкорт иҗат коллективларына костюмнар һәм уен кораллары белән ярдәм итү мәсьәләсе күтәрелде.
Шулай ук башкорт телен өйрәнү һәм ата-аналар арасында үзара хезмәттәшлек зарурлыгы турында да сөйләштеләр.
Башкортстан Хөкүмәтенең Рәхмәт хатларын һәм истәлекле бүләкләрен тапшыру очрашуның бик күңелле нәтиҗәсе булды. Бүләкләнүчеләр Азат Бадранов кулыннан бүләкләр алу, Башкортстан Республикасы ягыннан игътибар башкорт телен һәм мәдәниятен үстерү һәм саклау буенча алга таба эшчәнлек өчен яңа стимул булачак, дип ассызыклады.
Фото: pravitelstvorb.ru