+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
12 сентябрь 2021, 14:00

Ковид тагын 16 кешене "алып китте"

Башкортстанда узган тәүлектә 306 кеше коронавирус йоктырган.

Ковид тагын 16 кешене "алып китте"
Ковид тагын 16 кешене "алып китте"

Республикада бу чирне йоктыручыларның гомум саны 60 684 кеше тәшкил итә.

Төбәк оператив штабы мәгълүматларына караганда, COVID-19дан барлыгы 53 490 кеше, шул исәптән 31е узган тәүлек эчендә савыккан.

Авыру тагын 16 пациентның гомерен өзде. Пандемия башланганнан бирле коронавирустан 1 296 кеше үлгән, шуларның 1048е - 60 яшьтән өлкәнрәкләр.

Хәзерге вакытта стационарларда 714 кеше, шул исәптән 60 яшьтән өлкән 471 пациент бар. Аларның 54е – авыр хәлдә, 12се — ИВЛда.

Амбулаторияләрдә 5184 кеше дәвалана, шуларның 3165е - 60 яшьтән өлкәнрәк.

Тәүлек эчендә дәваханәдән тыш пневмония белән авыручылар саны 118 пациент тәшкил иткән. Пневмониядән савыгучылар -134 кеше.

Фото: bashinform.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: