+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
12 сентябрь 2021, 11:20

Кредит түләргә кушалар

— Мин ике ел ярым никахта тордым. Без 2012 елда кредит алган идек. Аерылышкач, кредитны элекке ирем түләде, аннары ул бәхетсезлеккә тарыды. Хәзер банк миңа шалтырата һәм “просрочка” турында сөйли һәм процентлары белән түләргә куша. 9 ел вакыт узды кредит алганга. Алар судка бирә аламы? 

Кредит түләргә кушалар
Кредит түләргә кушалар

— Поручитель булып торсагыз һәм суд карары булганда гына банк сезне кредит түләргә мәҗбүр итә ала.

Сез әлегә банк таләпләренә җавап бирмәскә мөмкинсез. Судта “срок давности” дигән төшенчәне куллануга гариза яза аласыз. Күрсәтелгән срок һәр түләүдән аерым санала.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: