+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
12 сентябрь 2021, 21:45

"Спорт кешеләрне берләштерә"

Уфада үткән халыкара марафон йомгаклары турында республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдә үзенең аккаунтында язган.

"Спорт кешеләрне берләштерә"
"Спорт кешеләрне берләштерә"

«Һәрвакыттагыча, янәшәмдә яшьләр дә, өлкәнрәк яшьтәге кешеләр дә йөгерде. Барысы да яхшы кәефтә иде, - дип кичерешләре белән уртаклашты Андрей Назаров. - Әлбәттә, спорт кешеләрне берләштерә, һәм бу аның тагын бер өстенлеге — сәламәтлекне ныгытудан тыш».

Премьер-министр фикеренчә, бу - хәйрия җыены. Марафонда катнашучылар иганәләр ясый һәм Уфа хәйрия фондларының берсенең балаларына ярдәм итә алды.

Назаров билгеләп үткәнчә, бер ел элек, пандемия аркасында узышның кыска форматына карамастан, оештыручылар 700 мең сумнан артык акча җыйган. "Бүген күпме акча җыелуы әлегә билгеле түгел, әмма узган елга караганда күбрәк булыр дип өметләнәм", - дигән ул.

Фото: bashinform.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: