"Стәрлетамак - безнең иң матур һәм төзек шәһәрләрнең берсе. Без коронавирус пандемиясенә бәйле катлаулы чор узабыз. Бергәләп эпидемияне җиңәрбез, һәм республикада социаль-икътисади хәл уңай якка үзгәрер дип ышанам. Стәрлетамак динамик рәвештә үсә, яңа парклар, скверлар барлыкка килә, йортлар һәм юллар төзелә, икътисад үсә. Русия Президенты Владимир Путин республикага «Башкортстан сода компаниясе»нә контрольне кайтарды. Һәм бүген компания продукция һәм табыш чыгару буенча рекорд күрсәткечләренә ия. "БСК"ның акчалары арта, димәк, изге гамәлләр кылу мөмкинлеге күбрәк барлыкка килде. Хәзер компания шәһәр тормышында тагын да активрак катнашачак, социаль проектларны тормышка ашыруда ярдәм итәчәк. Барыгызга да сәламәтлек һәм иминлек телим", - диде Радий Хәбиров.
Стәрлетамак шәһәре хакимияте башлыгы Владимир Куликов билгеләп үткәнчә, шәһәр үзенең юбилеен яхшы нәтиҗәләр белән каршылый.
"Быел Стәрлетамакта 17 километр юл яңартылды, өч яңа балалар бакчасы сафка басты, тагын берсен төзи башладылар. Бу безнең яшь гаиләләр өчен зур ярдәм булачак. Шәһәр алга таба да үсәчәк. Туган көнең белән, Стәрлетамак», - диде Владимир Куликов.
Шәһәр көне бәйрәм концерты белән тәмамланды. Стәрлетамак халкы өчен Дмитрий Харатьян, Әскар Абдразаков, Айнур, Zainetdin һәм Валерия чыгыш ясадылар.
Фото: bashinform.ru