-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
12 сентябрь 2021, 18:10

Уфа марафонга чыкты

Башкортстан башкаласында җиденче тапкыр Уфа халыкара марафоны узды.

Уфа марафонга чыкты
Уфа марафонга чыкты

Биш төрле дистанция стартына (2, 5, 10, 21,1һәм 42,2 километрга) дүрт меңнән артык кеше чыкты.

«Йөгерештә 18 илдән, Русиянең 34 төбәгеннән, 229 шәһәрдән спортчылар катнашты. Алар шәһәрнең үзәк урамнары буйлап йөгерде. Ярышлар программасын спидскейтерлар ачты: тиз йөрешле роллерларда алар 10 километр ара узды», — дип хәбәр иттеләр шәһәр хакимияте матбугат хезмәтендә.

Ир-егетләр арасында марафон дистанциясендә - Пермь краеннан Алексей Патраков, хатын-кызлар арасында Златоусттан Антонина Юшина җиңүче булдылар. 21,1 километрлы дистанциядә, ярыммарафонда, иң җитезләре - Уфадан Вениамин Каныбәков һәм Ульяна Шарикова.

Чарада катнашучылар һәм кунаклар өчен күңел ачу программасы оештырылды. «Голос» шоу-программасы йолдызлары Нодар Ревия һәм Элина Чага, шулай ук Русиянең халык артисты Дмитрий Харатьян махсус кунаклар булды.

Зур спорт чарасында катнашучыларның берсе җиденче чакырылыш Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров булды.

"Авыр булмады, дөресен генә әйткәндә, соңгы тапкыр мин Стәрлетамакта май азагында йөгердем. Шуннан соң шөгыльләнергә вакыт юк иде. Соңгы ике атна эш сәфәрләрендә узды. Тәүлегенә 3-4 сәгать йоклыйм. Беләсезме, миңа нәрсә булышты? Көч беткәндә курай уйнавын ишетеп калдым. Якутов исемендәге паркта яшь егет башкорт халык көйләрен матур итеп уйный иде. Шул көч бирде һәм мине туктатырга мөмкин түгел иде инде. Шулай булгач, барысы да шәп! Спорт белән шөгыльләнегез. Алга, Башкортстан ", - диде йөгерештә катнашучы Зариф Байгускаров.

Чара Уфа хакимияте һәм Спорт министрлыгы ярдәмендә оештырылды.

Фото: bashinform.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: