Шәһәр үзәгендә төзелеп бетмәгән күпкатлы йорт янында мәктәп укучысының мәете табылган.
Бәхетсез баланың гәүдәсе Киров урамындагы «үлем йорты» дип аталган җәнҗаллы йорт янында яткан.
«Сакаллы төзелеш» тәрәзәләре балалар һәм ата-аналар йөри торган мәйданчыкка чыга, дип билгеләп үтә шаһитлар. Кичен алар сәер тавыш ишетә. Йорт янында кызның гәүдәсе табыла. Бу вакыйга урынына шунда ук ашыгыч хезмәтләр һәм полиция чакыртылган.
Төзелеп бетмәгән йорт еш кына фаҗига урынына әверелә. Бинаны еш кына бомжлар яндыра, катлары буенча үсмерләр йөгерә, алар арасында егылып имгәнүчеләр дә бар.
2018 елның февралендә йорт лифты шахтасында медуниверситетның югалган студентын тапканнар иде.
Инвестор һәм йортның генераль подрядчысы күптән мошенник дип табылган – алар төрмәдә. Бинаны инде берничә ел төзеп бетерергә вәгъдә итәләр, әмма бернинди алга китеш юк.
Ә әлегә һәлак булган кызның куркыныч гамәле сәбәпләрен ачыкларга кирәк.
Фото: bash.news.ru