+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
15 сентябрь 2021, 13:50

Дмитрий Харатьян: " Минем өчен бу зур дәрәҗә"

Уфада Салават Юлаев мәйданында «Югары музыка көннәре» проектының сигезенче, йомгаклау концерты булды.

Дмитрий Харатьян: " Минем өчен бу зур дәрәҗә"
Дмитрий Харатьян: " Минем өчен бу зур дәрәҗә"

Уфада Салават Юлаев мәйданында «Югары музыка көннәре» проектының сигезенче, йомгаклау концерты булды. Бу көннәрдә проект Салават, Нефтекама, Мәләвез, Октябрьский, Стәрлетамак, Ишембай, Күмертау шәһәрләрендә узды.

Ачык һавадагы мәйданчыкларда республиканың яраткан, популяр, атказанган һәм халык артистларыннан торган иҗади команда чыгыш ясады.

Программаны Русия киносының иң харизматик актерларыннан берсе, илнең баш гардемарины, Русиянең халык артисты Дмитрий Харатьян алып барды.

"Проектның исеме Башкортстанда барган вакыйгаларның асылына туры килә. Бары тик югары сәнгать кенә кешеләрдә чын хисләр уята, бары тик югары сәнгать кенә кешеләргә бу тормышта лаеклы, мәгънәле һәм өмет белән яшәргә ярдәм итә. Сәнгатьнең төп максатларының берсе - өмет бүләк итү. Бөек философ Ницше әйткәнчә, "кешеләргә сәнгать хакыйкатьтән үлмәс өчен бирелгән". Бик дөрес сүзләр, чөнки классик сәнгать кешеләрдә иң якты, гуманлы хисләр уята", - диде "Башинформ"га Дмитрий Харатьян.

Актер билгеләп үткәнчә, аның өчен Радий Хәбиров җитәкләгән командага чакырылу - зур дәрәҗә.

"Радий Хәбиров моннан берничә ел элек балачагым һәм яшьлегем шәһәрен җитәкләде. Мин - үз шәһәремнең, Мәскәү өлкәсе башкаласы Красногорскиның патриоты. Радий Фәрит улы минем шәһәр өчен бик күп эш башкарды, аны әлегә кадәр изге сүзләр белән искә алалар, — диде актер. - Шуңа күрә мин аны бик теләп хуплыйм һәм чыннан да халыкка хезмәт итүче кеше белән эшләү турындагы тәэссоратларымны шатланып уртаклашам".

Башкортстанның халык артистлары, Русиянең атказанган артисты Әскар Абдразаков, Эльвира Фатыйхова, Лариса Әхмәтова, «Кәрвансарай» төркеме солисты Вилдан Яруллин уфалыларга мюзикл, фильмнар, эстрада шлягерлары бүләк иттеләр.

«Халык эстрада-классик музыканы сагынды. Без туган ягыбызның мәхәббәте, бәхете, матурлыгы турында җырлыйбыз. «Югары музыка көннәре» дигән искиткеч лозунг астында проектлар уздыру яхшы нәтиҗәләр бирә. Мин элегрәк Русиядә берничә тапкыр узган әлеге фестивальне яңадан башлап җибәрә алдым. Хәзер ул ел саен Башкортстанда да, бөтен Русия буенча да үткәреләчәк", - дип белдерде Әскар Абдразаков.

Фото: bashinform.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: