+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
15 сентябрь 2021, 17:30

Инвалид балаларны шулай мыскыл итәләр...

Туймазыда өч ана ачлык игълан итәргә мәҗбүр булган.

Инвалид балаларны шулай мыскыл итәләр...
Инвалид балаларны шулай мыскыл итәләр...

Туймазыда инвалид балалар тәрбияләүче өч ана, закон буенча тиешле торакка ирешә алмавы аркасында, ачлык игълан иткән. Закировлар, Миңнеәхмәтовлар һәм Габдрахмановлар видеомөрәҗәгать язган, алар бу проблеманы хәл итәргә булышырлар дип өметләнә.

Инвалид балалар үсә торган әлеге өч гаилә инде бер ел үзләренә тиешле фатирларны алуга ирешергә омтыла һәм урындагы хакимият белән көрәшә.

– 2014 елдан суд карары үтәлми. Озак вакыт дәвамында хакимият төзекләндерелгән торак бирә алмый. Туймазы районы хакимияте 6 кассация суды карарына игътибар итми. Безнең балаларның хокуклары бозыла. Безгә фатирны авылдан бирәләр. Безне беркем дә ишетергә дә, күрергә дә теләми. Безгә соңгы чараларга барырга туры килә. Мин, ике бала анасы, камил акылда булганда, соңгы чарага барам – ачлык игълан итәм. Чөнки без башка юл күрмибез, - ди Луиза Миңнеәхмәтова видео аша.

Наилә Габдрахманованың улына торак бүлгәннәр, тик бу - промзонадагы тулай торак. Ә Сирена Закированың баласына авария хәлендәге йорттан фатир биргәннәр, ул 72 процентка тузган.

Хатын-кызлар бу мәсьәлә хәл ителгәнче ач торырга ниятли.

Фото: kp.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: