Барлык яңалыклар
15 сентябрь , 20:50

Кемгә охшаган?

Гүзәл Уразова кече кызының фотосын күрсәтте.

Кемгә охшаган?

«Исәнме, дөнья! Бу мин - Ариана! Бүген миңа 7 ай. Мин әзрәк үстем, ике тешем чыкты. Рәхмәт миңа изге теләкләр теләгән өчен. Сезгә күп сәламнәр җибәрәм», — дип язган җырчы кызы исеменнән.

Бәләкәч кызны әтисенә һәм абыйсы Самирга охшатканнар.

«Әтисе кызы бит ул», «Әтисенә охшаган», «Бәләкәй Самир бит бу», "Балаларыгызның барысы да матур, монысы тагын да матуррак"— дип комментарий калдырган игътибарлы инстачылар.

Фото: instagram

Автор:Резеда Галикәева