-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
15 сентябрь 2021, 13:45

Легендар җырчының кабер ташында - хата

Татарстанның һәм Башкортстанның халык җырчысы Хәмдүнә Тимергалиевага кабер ташы куелган.

Легендар җырчының кабер ташында - хата
Легендар җырчының кабер ташында - хата

Легендар җырчы туганы Илһам Шәрифкә үзенә зур, матур һәйкәл куярга амәнәт итеп калдырган иде. Чарада филармония артистлары, җырчының сәхнәдәш дуслары, якыннары катнашкан, дип яза "Интертат".

Хәмдүнә Тимергалиева туганы Илһам Шәрифкә «миңа балкып торган һәйкәл куйдырырсың» дип амәнәт әйтеп калдырган булган. Һәйкәл, чыннан, зур, матур. Анда Хәмдүнә Тимергалиеваның яшь чактагы фотосын урнаштырганнар. Җырчының репертуарындагы «Чияле тау» җырыннан алып, «Чияле тау — хыялый тау» дип язылган.

Әлеге зур вакыйганың фото-видеолары социаль челтәрләрдә дә таралды. Инстачылар Хәмдүнә Тимергалиеваның кабер ташына үлгән көненең дөрес язылмавына игътибар итә. Җырчы үзенең бакчасында 2020 елның 14 сентябрендә вафат булды. Ә кабер ташына 14 октябрь көнне үлде дип язылган. Инстачылар бу хатаны тиз арада төзәтергә кушып, күпсанлы комментарийлар калдырган.

Фото: "tatvilarmonia"

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: