+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
19 сентябрь 2021, 09:40

Туйга республика Башлыгы да килгән

Тагы да Радик Юлъякшинның туенда Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Әнвәр Нургалиев,  Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин һәм башка йолдызлар күңел ачкан.

Туйга республика Башлыгы да килгән
Туйга республика Башлыгы да килгән

Радик Юлъякшинның туе елның грандиоз вакыйгасына әйләнгән, дип яза мәгълүмат чаралары.

Ул конгресс-холлда үткән.

Җырчының туй мәҗлесенә хәтта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та килгән. (2020 елдан бирле Радик Башкортстан Башлыгының ярдәмчесе вазыйфасын били.)

«Радикның туй көне итеп Дәүләт думасына депутатлар сайлау көнен билгеләве бик дөрес булган. Чөнки сез үзегезнең бишъеллыкларыгызны да сайлаулар буенча истә калдырачаксыз. Мин бүген әлеге мәҗлестә бик теләп катнашам. Кияү ягыннан килгән кунак буларак, Радик турында берничә сүз әйтергә рөхсәт итегез.

Минем Радикка танышканнан бирле аерым мөнәсәбәт. Яхшы, талантлы артист булудан тыш, мине Радикның чын ир-атларга хас булган сыйфатлары шатландыра. Радик бернинди авырлыклар каршында да бирешми, бернинди шартларда да сыгылмый, үз фикере бар. Инзилә һәм Радик, мин сезнең туган җиребез — Башкортстанны, Татарстанны патриотларча яратучы искиткеч пар икәнегезне дә билгеләп үтәр идем. Андый гаиләләр барлыкка килү бик сөендерә», — ди  Башлык.

Әлеге һәм башка видеолар бик күп сайтларда, Инстаграм битләрендә пәйда булды.

Рәсми булмаган чыганаклар хәбәр итүенчә, җырчының туена 250гә якын кунак чакырылган. Алар арасында - югары җитәкчелек, татар һәм башкорт эстрадасының танылган йолдызлары, яшьләрнең якыннары һәм дуслары.

Җырчының продюсеры Александр Слюсаренко бар халыкны шаккатырган. Ул җырчыга 20 миллион сумлык "Maybach" машинасы бүләк иткән.   

Фото: интертат

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: