+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
23 сентябрь 2021, 22:10

Башкортстан биш проект тәкъдим итте

23 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Идел буе федераль округының дүрт төбәге башлыклары белән социаль-икътисади үсеш буенча округ киңәшмәсендә катнашты.

Башкортстан биш проект тәкъдим итте
Башкортстан биш проект тәкъдим итте

Радий Хәбиров биш төп проект тәкъдим итте, аларны гамәлгә ашыру республиканың социаль-икътисади үсешенә уңай йогынты ясаячак. Беренче проект - "Глобаль энергетика күчеше өчен Евразия климатик инициативасы". Икенче проект буларак зур Уфа университетын булдыру һәм кампус төзү буенча чараларны аталды. Өченче перспектив проект - пилотсыз авиация кластерын формалаштыру. Дүртенче проект Урал аръягын үстерүгә кагыла. Бишенче проект - Уфа агломерациясен үстерү.

"Ил үсешенең гомумдәүләт максатларына ирешү өчен 2030 елга Башкортстан тулаем төбәк продуктының ике тапкыр үсешен тәэмин итәргә, инвестицияләрне өчләтә – 365 миллиард сумнан 1,2 триллион сумга кадәр арттырырга, ярлылык дәрәҗәсен ике тапкыр киметергә, реаль акча керемнәрен 35 проценттан арттырырга тиеш", - дип билгеләп үтте республика Башлыгы.

Видеоконференция форматында узган киңәшмәне Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров үткәрделәр.

Киңәшмәдә вице-премьерлар ягыннан округларның кураторлык институты кысаларында гамәлгә ашырырга планлаштырылган төбәк проектларын яклау булды. Алдагы округ киңәшмәсе карарлары нигезендә, беренче булып Башкортстан, Татарстан, Самара һәм Түбән Новгород өлкәләре – халык саны буенча Идел буе федераль округының иң эре төбәкләре үз проектларын тәкъдим иттеләр.

Игорь Комаров сүзләренә караганда, алар округ һәм тулаем ил икътисадына зур өлеш кертә. Әлеге дүрт территориядә 14 миллионнан артык кеше яши һәм Идел буеның барлык өстәмә бәясенең 56 проценты эшләнә. Дмитрий Чернышенко билгеләп үткәнчә, ике атна эчендә төбәкләр зур эш башкарган. Социаль-икътисади үсешнең агымдагы торышын тикшергән һәм проектларны сайлап алуны төгәлләгән, алар Русия Хөкүмәте Рәисе биргән критерийларга җавап бирә.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Дмитрий Чернышенко илнең Икътисади үсеш министрлыгына, Русия Хөкүмәтенең Координация үзәгенә һәм "Росстат"ка төбәкләр белән берлектә атна дәвамында Идел буе федераль округы төбәкләрендә актуаль хәлне тасвирлый торган мәгълүматларны өзлексез җыюны тәэмин итәргә кушты.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: