+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
23 сентябрь 2021, 20:45

"Ел гаиләсе"н карарга онытмагыз!

Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә пост урнаштырган.

"Ел гаиләсе"н карарга онытмагыз!
"Ел гаиләсе"н карарга онытмагыз!

"Бүген тагын бер башкорт фильмы зур дөньяга чыкты. Айнур Әскаровның «Ел гаиләсе» картинасы Русия кинотеатрлары прокатында старт алды.

Рәхмәтуллиннарның зур гаиләсе – тыйнак, кызыклы һәм шул ук вакытта Русиянең башка меңләгән гаиләсе кебек үк. Аларның иске автомобиле бар, максатлары - конкурста җиңү, акча оту. Моның артыннан куганда алар мөнәсәбәтләр, төп кешелек кыйммәтләре турында оныта.

Фильм республиканың иң матур урыннарында – Уфада, Әбҗәлил һәм Белорет районнарында төшерелгән. Айнур Әскаров һәм «Башкортостан» киностудиясе безнең республикада фильмнар өчен локацияләр эзли, моның өчен аларга рәхмәтлемен. Һәм актерлар - безнекеләр, башкортлар.

Башкортстанның халык артисты Алмас Әмиров гаилә башлыгы ролендә уйный. Аның герое Алмаз Рәхмәтуллин үз гаиләсен нык ярата, ләкин уңышсызлыкка очрый торган сөйкемле ир. Балаларны да үзебезнең башкорт укучылары һәм студентлар уйный.

Фильмны Башкортстанның Мәдәният министрлыгы һәм «Башкортостан» киностудиясе заказы буенча «Аскарфильм» компаниясе төшергән. Башкортстан Республикасы Гражданнар җәмгыятенә ярдәм итү фонды һәм Русия кинематографистлар берлегенең Башкортстан бүлекчәсе ярдәме белән.

Бездә инде «Таганок отряды», «Сеңлекәш», «Уфадан сөю белән» һәм башка якты һәм заманча картиналар фильмотекасы формалашты. Һәм менә аларга "Ел гаиләсе" өстәлде".

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: