+15 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
23 сентябрь 2021, 21:10

Урманнарны саклыйк!

23 сентябрьдә республикада "Зеленая роща" шифаханәсе территориясендә «Урманны саклыйк» Бөтенрусия акциясе старт алды.

Урманнарны саклыйк!
Урманнарны саклыйк!

Федераль һәм республика власть органнары җитәкчеләре, «Рослесозащита» филиаллары директорлары һәм Уфа урман-техник техникумы студентлары, шулай ук шифаханәләрдә ял итүчеләр Русия урманчылары аллеясенә 100 юкә утырттылар. Аллеяне утырту өчен үсентеләр Стәрлетамак урман хуҗалыгының питомнигыннан китерелгән.

Русиянең Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы белән берлектә, экологик һәм волонтерлык оешмалары ярдәме белән, ел саен үткәрелә торган «Урманны саклыйк» Бөтенрусия акциясен Русия Президентының «2024 елга кадәр Русия Федерациясен үстерүнең гомумдәүләт максатлары һәм стратегик бурычлары турында» Указын үтәү кысаларында тормышка ашыра.

- Акциянең төп максаты - 70 миллион агач утырту һәм киң җәмәгатьчелек игътибарын урманнарны саклау һәм тергезү темасына җәлеп итү, - дип ассызыклады Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Иван Советников чара башланыр алдыннан. - Урманнарны тергезү кампаниясе илнең барлык субъектларында да уза, анда 1 миллионнан артык кеше катнашыр дип көтелә, алар арасында волонтерлар да, мәктәп укучылары да, урманчылык хезмәткәрләре дә бар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел акция, урман янгыннары нәтиҗәләрен бетерү кысаларында аларны тергезүгә һәм Русиянең көндәшле өстенлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән урман-климатик проект буларак, аерым әһәмияткә ия.

- Быел «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында Башкортстан урманчылары алдында 14,3 мең гектардан да ким булмаган мәйданда агач утырту бурычы тора, – диде урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов. - Бу елда Башкортстан урманнарында 27 миллионнан артык үсенте утыртылачак.

Фото: Урман хуҗалыгы министрлыгы

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: