+20 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
27 сентябрь 2021, 19:15

Үз баласының ахирәтен мәсхәрә иткән

Судта тәүбә иткән дә соң...

Үз баласының ахирәтен мәсхәрә иткән
Үз баласының ахирәтен мәсхәрә иткән

Салават районара суды балигъ булмаган үсмерне мәсхәрәләүдә гаепләнгән 36 яшьлек күпбалалы атага карата хөкем карары чыгарды.

Суд фаразы буенча, Ахун авылында яшәүче ир дүрт бала тәрбияли. Агымдагы елның апрелендә ир, хәмерне артык эчеп ташлап, кызының балигъ булмаган ахирәте белән өйдә кала.

"Гаепләнүче, зыян күрүченең унике яшькә җитмәвен, үзенең физик һәм психик үсеше аркасында ярдәмчесез хәлдә булуын белә торып, ягъни аның белән кылынган гамәлләрнең характерын һәм әһәмиятен һәм аңа каршы көрәшә алмавын аңлап, көч кулланып, үзенең кече яшьтәге кызының ахирәтенә карата сексуаль характердагы көчләү гамәлләре кыла», — дип аныкладылар судның матбугат хезмәтендә.

Ир үз гаебен таныган. Суд аны җиде ел да алты айга катгый режимлы колониягә ирегеннән мәхрүм иткән.

Хөкем карарын чыгарганда суд берничә уңай хәлне исәпкә алган: гаепне тану һәм кылган гамәлләрендә ихлас тәүбә итү, зыян күрүченең фикере, тәрбиясендә карт әнисе булу, тәрбиясендә балигъ булмаган бер һәм кечкенә өч баласы булу, аларның берсенең хроник чирдән җәфа чигүе, суд утырышы барышында зыян күрүченең законлы вәкиленнән гафу үтенүе.

Фото: iuruzan.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: