+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
28 сентябрь 2021, 12:50

Республикабыз чиста булсын!

Премьер-министр Андрей Назаров үткәргән Хөкүмәт утырышында «Экология» гомумдәүләт проекты чараларын тормышка ашыру барышы каралды.

Республикабыз чиста булсын!
Республикабыз чиста булсын!
Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, республика тугыз федераль проектның дүртесендә катнаша. Бу - "Чиста ил", "Каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасы", "Уникаль су объектларын саклау" һәм "Урманнарны саклау", аларның кайберләре буенча артта калу күзәтелә.

Экология һәм табигатьтән файдалану министры Урал Искәндәров хәбәр иткәнчә, «Экология» гомумдәүләт проекты кысаларында министрлык тарафыннан өч төбәк проекты гамәлгә ашырыла. «Чиста ил» төбәк проекты кысаларында Стәрлетамак, Сибай, Баймак, Дәүләкән, Благовещен һәм Күмертау шәһәрләре эчендә урнашкан алты каты коммуналь калдыклар чүплеген бетерү каралган.

«Каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасы» төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында республиканың төньяк-көнчыгышындагы Дуван районында каты коммуналь калдыклар полигонын һәм чүп-чарны сортларга аеру комплексын төзү эшләре башкарылды. Объект агымдагы ай ахырына кадәр файдалануга тапшырылачак. Әлеге полигон республиканың бу зонасында калдыклар җыюның бердәнбер объекты булып тора.

Шулай ук Күгәрчен районының Морак авылы янында каты коммуналь калдыклар полигонын булдыру планлаштырыла. 2023 елда шундый полигон Сибайда булдырылачак. 2023 ел ахырына кадәр инвесторлар тарафыннан каты коммуналь калдыкларны үтилләштерү объектларын төзү планлаштырыла.

«Су объектларын экологик савыктыру» төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында 2020 елдан «Благовещен шәһәрендә Потеха елгасында буаны экологик тернәкләндерү» объекты буенча эшләр алып барыла.
Чаралар Благовещен шәһәре халкының яшәү шартларын яхшыртуга юнәлтелгән, моннан тыш, сулык яшәүчеләр тарафыннан рекреация максатларында актив кулланыла.

Андрей Назаров «Экология» проектының барлык пунктларын вакытында һәм сыйфатлы итеп үтәү өчен чараларның барысын да аерым контрольдә тотарга кушты.

Фото: ecologyofrussia.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: