-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
30 сентябрь 2021, 20:45

Башкортстанда яшьләр җыены башланды

30 сентябрьдә республиканың төп яшьләр форумы үз эшен Кырмыскалы районында башлады.

Башкортстанда яшьләр җыены башланды
Башкортстанда яшьләр җыены башланды

«Башкортстан яшьләре җыены-2021» II Төбәкара мәгариф-мәдәни форумы укучыларны, студентларны, авыл һәм хезмәт итүче яшьләрне, яшьләр оешмалары активистларын, иреклеләрне, яшь мәдәният эшлеклеләрен, эшкуарларны, яшьләр проектлары авторларын берләштерде.

"Форум идеясе берничә ел элек барлыкка килде. Без төбәк яшьләре өчен бердәм мәгариф-мәдәни мәйданчык булдырырга теләдек. Беренче җыен былтыр Күгәрчен районы территориясендә узды һәм хәзер мондый очрашулар күркәм традициягә әверелде. Киләчәктә форумны федераль дәрәҗәгә чыгарырга планлаштырабыз", - диде Башкортстанның Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Яна Гайдук.

Форум 2 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Өч көн дәвамында катнашучылар белән федераль һәм төбәк спикерлары эшләячәк. "Росмолодежь"ның яшьләр проектлары конкурсы экспертлары, стенд-ап һәм бизнес-тренерлар проект сессияләрен үткәрәчәкләр.

Социаль проектлау, менеджмент һәм яшьләр идеяләренең брендингы өлкәсендә трендлар турында сөйләячәкләр, аларны форумда катнашучылар яшьләр проектлары конкурсында тәкъдим итә алачак.

Форумда беренче тапкыр мәктәп укучылары өчен аерым платформа эшли, анда дискуссия мәйданчыклары, мастер-класслар, мотивация сессияләре һәм спорт-патриотик программа узачак. Җыенның соңгы көнендә яшьләр проектлары конкурсы һәм «Русиянең яшь эшкуары-2021» Бөтенрусия конкурсының төбәк этабы финалы узачак.

"Форумга мин «#ТвориДобро» проекты белән килдем. Бу - яшьләр өчен ачык белем бирү мәйданчыгы, ул һәр яшь кешегә волонтерлык эшчәнлеге турында күбрәк белергә, аңа якынлашырга ярдәм итәчәк», - дип фикерләре белән уртаклашты Туймазы шәһәреннән катнашучы Фәдис Ганиев.

Форумның туры трансляциясен дәүләт комитеты YouTube-каналында карарга була: https://youtube.com/channel/UC3CJbGW6cS_hSnPkLXZpeBw

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: