-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
30 сентябрь 2021, 16:45

Мәктәп янына асфальт җәелгән

Стәрлетамакта 6нчы гимназия укучылары өчен белемгә юл чын мәгънәсендә авыр булган.

Мәктәп янына асфальт җәелгән
Мәктәп янына асфальт җәелгән

Яңгырлар яву белән мәктәп алдында зур күлләвек барлыкка килгән. А пунктыннан Б пунктына ничек үтәргә һәм аякны чылатмаска дигән мәсьәләне укучылар әле мәктәпкә кадәр барып җиткәнче чишә башлаган. Бу проблема турында шәһәр халкы 6 сентябрьдә язган.

Башкортстан белән идарә итү үзәге мөрәҗәгатьне Стәрлетамак шәһәре хакимиятенә тапшырды. 23 сентябрьгә гимназия янындагы территориягә асфальт җәйделәр. Ә иң мөһиме - су агу өчен өстәмә урын ясадылар.

Эшләр дәвам итә.

Фото: "ЦУР РБ"

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: