+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
30 сентябрь 2021, 19:10

Машинаңны газга күчер!

Башкортстанда транспорт чараларын табигый газга күчерүгә ярдәм итү буенча дәүләт программасын тормышка ашыру дәвам итә.

Машинаңны газга күчер!
Машинаңны газга күчер!

2020 елдан республика газ-мотор ягулыгы базарын үстерү һәм автомобильләрне бензиннан табигый газга (метан) күчерү чыгымнарын субсидияләү программасы гамәлгә ашырыла торган субъектларның берсе булып тора.

Программа кече һәм урта бизнеска, шул исәптән шәхси эшкуарларга һәм үзмәшгуль гражданнарга ярдәм итүгә юнәлтелгән. Яңадан җиһазландыру белән шөгыльләнүче оешмаларга газ-баллон җиһазлары бәясенең 1/2 процентына кадәр субсидияләр биреләчәк.

Моннан тыш, автомобиль хуҗалары бюджеттан субсидия белән бер үк вакытта "Газпром" җәмгыятенең маркетинг программасы кысаларында да ярдәм ала алачак. «Газпром»ның маркетинг программасында катнашу өчен килешүгә кул куярга кирәк, бу шулай ук газ-баллон җиһазларын урнаштыру белән бер үк вакытта сервис үзәгендә дә башкарыла.

Җиңел автомобиль өчен субсидия суммасы 36,4 меңнән 56,7 мең сумга кадәр (автомобиль күләменә (авырлыгына) карап), «ГАЗель» тибындагы йөк транспорты өчен – 64,8 мең сум, автобуслар һәм йөк автомобильләре өчен 198,4 мең сумга кадәр.

Агымдагы елда программада катнашу өчен бердәнбер чикләү - транспорт чарасын эксплуатацияләү вакыты. Ул 8 елдан да артмаска тиеш. Хәзерге вакытта гомум суммасы 18,5 миллион сум субсидиягә 397 транспорт чарасы җиһазландырылды. Гаризалар кабул итү дәвам итә, әле урнаштыру үзәкләреннән субсидия алу өчен 19 гариза бирелгән.

Агымдагы елда барлыгы 511 транспорт чарасын яңадан җиһазландыру планлаштырыла. Транспорт чараларын табигый газдан (метаннан) файдалануга күчерү буенча субсидияләр бирү тәртибе белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://transport.bashkortostan.ru/activity/22785/

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: