+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
30 сентябрь 2021, 21:15

Вакциналау темпларын арттырырга!

30 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк территориясендә коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча оператив штаб утырышын үткәрде.

Вакциналау темпларын арттырырга!
Вакциналау темпларын арттырырга!

Көн тәртибендә – COVID-19дан вакциналау темпларын арттыру, халык күпләп җыела торган урыннарда һәм җәмәгать транспортында авыру йогуын кисәтү.

- Бүген мин Уфа районында Республика клиник йогышлы авырулар үзәгендә булдым. Кешеләр авырый, нигездә, алар COVID-19га каршы вакциналанмаган, - диде Радий Хәбиров. - Республика буенча прививкалар ясау кампаниясенең акрынаюын теркибез. 1 октябрьгә Башкортстанда яшәүчеләрнең кимендә 80 процентын вакциналарга кирәк булган, ә факт буенча прививканы 50 проценттан аз гына артык кеше ясаткан. Ягъни без, асылда, планны үтәмибез. Билгеләнгән күрсәткечләргә ирешкәч кенә без коллектив иммунитетка ия булачакбыз һәм нормаль тормышка әйләнеп кайта алачакбыз.

Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр иткәнчә, прививка ясау кампаниясе башланганнан бирле төбәк 1 759 308 доза вакцина алган. 30 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, республиканың 1 282 792 кешесе беренче компонент белән прививка ясаткан, 1 175 839 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән.

- Сентябрь башыннан уку һәм хезмәт коллективларына җәйге яллардан һәм каникуллардан соң әйләнеп кайтканнан соң, эпидемиологлар авырулар санының артуын терки, шул исәптән 14 яшькә кадәр мәктәп укучылары һәм 65 яшьтән өлкәнрәкләр арасында. Өстәвенә, вакциналанмаган кешеләр аеруча авырый. Шул ук вакытта авыручылар арасында прививка ясаткан пациентлар өлеше 1 проценттан да азрак, – диде Максим Забелин. – Без тәүлегенә 400 авыру бусагасын үттек. Кичә бездә 420 инфекция йоктырган кеше, COVID-19дан 21 үлем очрагы теркәлде.

Радий Хәбиров министрлыкларга һәм ведомстволарга вакциналау темпларын арттыру буенча конкрет чаралар тәкъдим итәргә, җәмәгать транспортында, мәдәният, спорт һәм мәгариф учреждениеләрендә битлек режимын катгый үтәүне һәм контрольдә тотуны көчәйтергә кушты. Башкортстан Башлыгының югары әзерлек режимы турындагы указына тиешле үзгәрешләр кертеләчәк.

Фото: glavarb.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: