Бу категориягә караучы балаларны торак белән тәэмин итү республика җитәкчелегенең өстенлекле бурычларыннан берсе булып кала. Һәм бу бурыч планлы рәвештә үтәлә.
Быел ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга дәүләт ярдәме программасы буенча район хакимияте 5 фатир сатып алган. Ел ахырына тагын 4 торак сатып алу планлаштырыла.
Яңа йортка күчүчеләрне Калтасы районы хакимияте башлыгы урынбасары Елена Алексеева, район Советы рәисе урынбасары Виталий Акиев, район Хатын-кызлар советы рәисе Зоя Максимова җылы сүзләр белән сәламләделәр. Алар торакларның киләчәктә бәхетле тормыш өчен бик яхшы старт мәйданчыгы булуын билгеләп үтте, фатир хуҗаларына гаилә иминлеге теләде.
Җавап итеп, яңа фатир хуҗасы Степан Банников хакимияткә, опека һәм попечительлек органнары хезмәткәрләренә ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. "Игелеклелегез һәм ярдәмчеллегез, мөрәҗәгать иткәндә һәрвакыт киңәш биргәнегез, торак алу чираты турында хәбәр иткәнегез өчен рәхмәт", - диде ул.
Фото: Калтасы районы хакимияте