Куандык шәһәр округының Зианчура авылында якшәмбе мәктәбе эшли башлады. Ул Рәми Гарипов исемендәге башкорт гимназиясе-интернаты проекты кысаларында һәм методик ярдәм күрсәтү йөзеннән оештырылды.
Якшәмбе мәктәбен ачу тантанасы онлайн-форматта узды. "Якшәмбе мәдәни-тарихи мәктәбе республика Башлыгының Башкортстан халыклары телләрен саклау һәм үстерү буенча гранты ярдәмендә ачылды. Биредә 15 укучы атнага бер тапкыр башкорт теле, тарихы һәм мәдәнияте белән танышачак. Балалар өчен шулай ук осталык дәресләре һәм кызыклы очрашулар программасы әзерләнгән», - диде гимназия-интернаты директоры Илнур Салихов.
Быел мондый якшәмбе мәктәпләре Пермь, Чиләбе, Свердловск өлкәләрендә һәм Ханты-Манси автономияле округында да ачылды.