Утырыш республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин рәислегендә профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, муниципалитет башлыкларының эшкуарлар белән эшләү буенча урынбасарлары, ягъни бизнес-шерифлар катнашлыгында үткәрелде.
Төзелеш өлкәсендә килештерү процедураларын үткәргәндә төзүчеләр белән электрон документ әйләнешенә күчү турында санлы үсеш министры урынбасары Динар Шәрәфетдинов сөйләде.
Башкортстанда шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең дәүләт мәгълүмат системасы – ГИСОГД өстендә эш дәвам итә. Бу төзелеш процедураларын рәсмиләштерүне гадиләштерәчәк. Эш «санлы милек һәм төзелеш» суперсервисын булдыру кысаларында алып барыла, ул төр буенча төркемләнгән санлы дәүләт хезмәтләре комплексыннан гыйбарәт.
Суперсервисның минималь яшәүгә сәләтле варианты (аның тест версиясе) 22-25 сентябрьдә «ПРОФ-IT.2021» Бөтенрусия конкурсында тәкъдим ителде. Әйтергә кирәк, Русиянең 45 субъектыннан килгән 251 проект арасыннан финалга 29 төбәкнең 50се генә чыкты. Тавыш биру һәм экспертлар бәяләве йомгаклары буенча Башкортстан "Төбәк һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү" номинациясендә 2нче урынны алды, бу дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сайланган моделенең дөреслеген һәм актуальлеген раслады.
Бүгенге көндә республикада яшәүчеләр дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында 5 төзелеш хезмәтен ала ала. Ел ахырына кадәр тагын берничә яңа хезмәт электрон рәвештә күрсәтеләчәк.
Чарада төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Артем Ковшов башлангыч-рөхсәт документларын алганда мәгълүмати бәйләнешнең бердәм регламентын эшләү һәм СИРД системасының эш концепциясен тәкъдим итте. Инвестклиматны яхшырту буенча проект офисында катнашучылар кулланучыларның шәхси кабинетларын булдыру һәм суперсервис белән интеграцияне җайга салу кирәклеге турындагы карарны хуплады.
Александр Сидякин 2022 елның 1 июленә техрегламентларны килештерү процессларын төгәлләү һәм системаны эшләтеп җибәрү бурычын куйды. «Бик мөһим тема. Без дөрес юнәлештә хәрәкәт итәбез. Санлы контурда эшләргә өйрәндек, моны ничек тормышка ашырырга беләбез һәм кулланучылар өчен уңайлы итеп эшлибез», - диде ул.
Фото: "lnvestrb.ru"