Аккошлар шушы язда зур булмаган күлдә урнашкан булган, биш бала чыгарган. Җәй эчендә алар үсеп киткән. Урындагы халык аккошларны кулга өйрәткән, ашаткан. Кошлар кешеләргә ышанган һәм курыкмыйча алар янына йөзгән. Көз җитү белән аккошлар җылы якларга әзерләнгән.
30 сентябрь кичендә сулыкка билгесез кешеләр "Chevrolet Niva" автомобилендә килгән. Аккошлар курыкмыйча ярга йөзеп килгән, шунда ирләр аларны мылтыктан атып үтергән.
Бу эшне нинди сәбәп белән кылганлыклары билгеле түгел, вәхшиләр киекләрне алып китмәгән. Ату тавышына урындагы халык та килеп җитә. Биш аккош (ата-аналар һәм өч кош баласы) шунда ук һәлак булган. Тагын икесе исән булса да, төн эчендә алган яралардан үлгән...
Исегезгә төшерәбез, аккош Русиядә иң эре һәм сирәк кошларның берсе булып санала. Бу кошларны аулау тыела, чөнки ул "Кызыл китап"ка кертелгән.
Фото: bashinform.ru