-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
1 октябрь 2021, 21:10

ОМОН белән СОБРны котлыйбыз!

1 октябрьдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Махсус билгеләнештәге мобиль отрядның (ОМОН) 33 еллыгына, шулай ук "Росгвардия"нең Тиз хәрәкәт итү махсус отрядының (СОБР) 29 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты.

ОМОН белән СОБРны котлыйбыз!
ОМОН белән СОБРны котлыйбыз!

Төбәк җитәкчесе махсус органнар хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, дәүләт бүләкләре тапшырды һәм ОМОН командиры Фидрат Ногмановка яңа «НефАЗ»автобусыннан ачкычлар тапшырды.

"Беренче көннәрдән үк ОМОН һәм СОБРга бик авыр хезмәт башкарырга туры килә: җәмәгать тәртибен сакларга, террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәшергә, безнең гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен якларга. Бу - эшнең бик җаваплы юнәлеше.

Кыска гына вакыт эчендә безнең республикадан 226 "Росгвардия" хезмәткәре югары дәүләт бүләкләренә, шул исәптән 25е – Батырлык орденына лаек булды. Кызганычка каршы, аларның җидесе һәлак булган. Бүген без һәлак булганнар истәлегенә баш иябез. Алар һәрвакыт безнең йөрәкләрдә яшәячәк.

Махсус бүлекчәләрне булдыруның чишмә башында торган ветераннарга зур рәхмәт сүзләрен җиткерәбез" , - диде республика Башлыгы тәбрикләү сүзендә.

Фото: glavarb.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: