-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
2 октябрь 2021, 17:00

Рөстәм Нәбиев чираттагы биеклеген яулады

Ул Непалдагы 8163 метр биеклектәге Манаслу тавына уңышлы күтәрелде.

Рөстәм Нәбиев чираттагы биеклеген яулады
Рөстәм Нәбиев чираттагы биеклеген яулады

Исегезгә төшерәбез, Омскида казарма җимерелү нәтиҗәсендә ике аяксыз калган Рөстәм былтыр Эльбрус биеклегенә менгән иде.

Хәзер Рөстәм Непалдагы "сигез меңлек" Манаслуга куллары ярдәмендә менгән беренче кеше булды.

"Сигез меңлек - ул үлем зонасы, барысы да монда күтәрелә алмый, монда, кеше мөмкинлекләре чигендә һәм минем очракта, бу икегә тапкырлана, — дип язган Рөстәм социаль челтәрләрдә. - Минем бу тауга күтәрелүем миллионлаган кеше өчен ныклык символы булсын иде, бары тик анык гамәлләр аша гына нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Мин моны үзем өчен генә түгел, бөтенебез өчен дә эшләдем. Мин бу эшнең мөһимлегенә ышанам".

Манаслу тавы - дөньяда зурлыгы буенча сигезенче тау. Манаслуда үлүчеләр саны - 17 процент. Еш кына лавиналар, боз ишелү һәм упкыннар куркыныч яный.

Фото: bashinform.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: