+4 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
3 октябрь 2021, 13:55

Кызлар белән хушлаштылар...

Аларны үтерүче һаман иректә...

Кызлар белән хушлаштылар...
Кызлар белән хушлаштылар...

Ырынбур өлкәсенең Гай шәһәрендә үтерелгән өч студент кыз туган якларында җирләнде.

Кызлар белән хушлашу кичә, 2 октябрь көнне, узган.

Кызларның берсенең әнисе сүзләренә караганда, аларга медицина экспертизасы бәяләмәсен бирмәгәннәр әле. Шулай ук ул билгеләп үткәнчә, коточкыч фаҗигане тикшерү барышы турында хәбәр итмиләр.

— Мин тикшерүнең ничек баруын белмим, безгә берни дә әйтмиләр. Кызымның ике сыйныфташын, сыйныф җитәкчесен һәм апамны күрсәтмәләр бирергә чакырдылар, - дигән ул.

Кызларның гәүдәләрен Башкортстанга алып кайтканнар.

Алдарак хәбәр итүебезчә, Ырынбур өлкәсенең Гай шәһәрендә бер фатирда ике студентның мәете табыла. Тагын бер кызның гәүдәсен урамда табып алалар. Барлык кызларның тәнендә бик күп киселгән яралар бар. Студентларны үтерүчене әлегә кадәр тапмаганнар. Аның турында мәгълүмат өчен өлкә башлыгы Денис Паслер бер миллион сум акча түләргә вәгъдә итте.

Фото: bashinform.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: