Ир беркемне дә үтерергә теләмәвен әйткән. Лазарев хокук сакчыларына кайчагында аның «планкасы төшә» дип аңлата. Аның сүзләрен "Telegram-112" каналы китергән. Янәсе, мондый мизгелләрдә ир нәрсә эшләгәнен аңламый.
Кызлар аны кунакка чакырган, ә алга таба Лазарев, аның сүзләренә караганда, ниләр булганын хәтерләми. Шулаймы-юкмы, психиатрларга ачыкларга туры киләчәк. Ирнең әнисе дә улының «түбәсе киткән», дип фаразлый.
Александр Лазарев хатыны һәм бала белән кызлар үтерелгән урамда яши. Полицейскийлар аны 3 октябрьдә машина урлап качарга маташканда тоткарлый. Шикләнелүче берничә тапкыр хөкем ителгән һәм күптән түгел төрмәдән чыккан, анда кеше үтергән өчен тугыз ел утырган.
Аның шәхесен кызларны үтерү урыныннан ерак түгел табылган курткага генетик экспертизадан соң ачыклый алганнар.
Фото: Telegram-канал «112»