-19 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
10
6 октябрь 2021, 19:05

Башкортстан делегациясе - халыкара форумда

Республика Премьер-министры Андрей Назаров җитәкчелегендәге делегация X Петербург халыкара газ форумы эшендә катнаша.

Башкортстан делегациясе - халыкара форумда
Башкортстан делегациясе - халыкара форумда

Форум үзе 8 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аның кысаларында киң күргәзмә программасы, шулай ук пленар утырышлар, конференцияләр, түгәрәк өстәлләр форматында конгресс өлеше тәкъдим ителәчәк.

Андрей Назаров делегация белән Башкортстан стендын карады, ул республиканың газ тармагы өлкәсендә махсуслашкан алты алдынгы предприятиесе тарафыннан тәкъдим ителгән.

Күргәзмәне карау барышында сәнәгать министры Александр Шельдяев Башкортстан Хөкүмәте республика предприятиеләренә мондый зур мәйданчыкка бушлай чыгу мөмкинлеге бирде, бу, һичшиксез, әлеге компанияләрнең алга таба үсешенә ярдәм итәчәк, дип билгеләп үтте.

- Унынчы юбилей форумы газ ягулыгын популярлаштыруга һәм, гомумән, газ сәнәгатен үстерүгә юнәлдерелгән. Катнашучыларның зур кызыксынуын һәм оештыручыларның яхшы әзерлеген билгеләп үтәргә кирәк. Башкортстан өчен бу бик мөһим чара, - дип ассызыклады Андрей Назаров һәм форум кысаларында республика хезмәттәшлек турында берничә килешүгә кул куячак, дип билгеләп үтте.

Бүген республика Хөкүмәте Премьер-министры өч килешүгә кул куйды.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: