-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
6 октябрь 2021, 20:35

Волонтерлык советы булачак

Башкортстанда ведомствоара волонтерлык советы булдырылачак.

Волонтерлык советы булачак
Волонтерлык советы булачак

Бу хакта республика Башлыгы, «Бердәм Русия»нең төбәк бүлеге җитәкчесе Радий Хәбиров партия активы белән очрашуда белдерде. Совет төбәкнең волонтерлык оешмаларын берләштерәчәк һәм профильле министрлыклар, ведомстволар, иҗтимагый-сәяси оешмалар белән хезмәттәшлек итәчәк.

- Волонтерлык хәрәкәте «Бердәм Русия» эшчәнлегенең һәм гомумән тормышыбызның мөһим өлешенә әверелде. Коронавирус пандемиясенең актив фазасы чорында безнең партия кешеләргә чын-чынлап ярдәм итте, - диде Радий Хәбиров. – Моның өчен зур рәхмәт сезгә.

«Бердәм Русия»нең төбәк бүлеге активы белән очрашуда Радий Хәбиров шулай ук 2021 елгы сайлау кампаниясенә йомгак ясады. Республика җитәкчесе Башкортстанда сайлауларны оештыру сыйфаты федераль дәрәҗәдә югары бәяләнүен хәбәр итте.

- Республикада сайлаулар төгәл, тыныч, оешкан төстә узды. Без барыбыз да бик җитди бурычны үтәдек, нәтиҗәле эшләдек, – диде Радий Хәбиров. – «Бердәм Русия»гә килгәндә, ул илдә барган барлык эшләр өчен дә җавап тота. Кайчагында кешеләрне, аларның сәламәтлеген саклау өчен безгә оппонентлар тарафыннан тәнкыйть белән кабул ителә торган популяр булмаган карарлар кабул итәргә туры килә. Безнең партиягә һәм, гомумән, республикага сайлау алды кампаниясе стартында бик көчле һөҗүм булды. Әмма бу эшкә каршы тора алдык һәм бергә җиңүгә ирештек.

Радий Хәбиров шулай ук волонтерлык эшчәнлегендә актив катнашучыларга дәүләт бүләкләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

Фото: glavarb.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: