+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
6 октябрь 2021, 20:30

Вузлар грант ала

Башкортстанның өч әйдәп баручы вузы: БДМУ, БашДУ һәм УДНТУ – «Приоритет 2030» федераль программасы кысаларында махсус грант алачак.

Вузлар грант ала
Вузлар грант ала

2 октябрьдә Мәскәүдә бу университетларның үсеш программаларын яклауда республика Башлыгы Радий Хәбиров катнашты.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк конкурс нәтиҗәләре буенча өч югары уку йорты да «Приоритет 2030» программасында катнашты һәм ел саен 100 миллион сум күләмендә база гранты алачак. Моңа өстәп, 2022 ел ахырына кадәр Башкорт дәүләт медицина университеты - 426 миллион сум, ә Башкорт дәүләт университеты һәм Уфа дәүләт нефть техник университеты 142 миллионышар сум акча алачак.

«Приоритет 2030» программасы грантының махсус өлешен Русиянең 22 төбәгеннән 46 университет алды. 2022 ел ахырына кадәр программаны финанслауның гомум күләме 47 миллиард сум тәшкил итәчәк.

«Приоритет 2030» программасының максаты – Русия икътисадына һәм социаль өлкәгә кертү өчен яңа фәнни белемнәр, технологияләр һәм эшләнмәләр булдыруда лидерлар булачак университетларның киң төркемен формалаштыру.

Программада катнашучы югары уку йортлары фәнни-тикшеренү, инновацион һәм белем бирү эшчәнлегендәге иң яхшы тәҗрибәләрне эшләп чыгарачак һәм таратачак, Русия төбәкләрендә, шул исәптән чит ил студентлары һәм галимнәре өчен дә тормыш һәм эшләрнең җәлеп итүчәнлеген арттырачак. Алар Русия университетларын тәмамлаучылардан заманча хезмәт базарында һәм киләчәктә фәнни-технологик прогресс шартларында аларның уңышлары өчен кирәкле күнекмәләр формалаштырырга булышлык итәчәк.

Фото: bashinform.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: