7 октябрьдә X Петербург Халыкара газ форумы мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән төбәкара хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты.
Әңгәмә барышында Радий Хәбиров Татарстан делегациясен икътисади һәм гуманитар элемтәләрне алга таба ныгыту юллары турында фикер алышу өчен Башкортстанга чакырды.
"Миңа калса бу фото үзе күп нәрсә турында сөйли", - дип язган республика Башлыгы социаль челтәрләрдәге битендә урнаштырган фото астына.