Мәскәүдә ике баласы белән тәрәзәдән сикергән хатын хат язып калдырган, дип хәбәр итә РЕН ТВ.
Юлламада хатын балаларын «бу авыр, күңелсез дөньяда» калдыра алмавын белдергән, чөнки аларның «үсеп җиткәч, психикага бәйле проблемалары булачак».
Шулай ук хатын аларны әти-әнисе дә, ире дә тәрбияли алмаячагын әйткән.
Хатынның һәм аның дүрт яшьлек һәм бер айлык балаларының гәүдәләре башкалада бер йорт янында табыла.
Фаҗига факты буенча тикшерүчеләр «ике кечкенә баланы үтерү» мәддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.
Фото: Ren.tv