+29 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
14 октябрь 2021, 18:50

Гөлназ Асаева сәхнәдән китәргә җыена

"Хәзер эте дә, бете дә җырлый..." дип үртәлә беренче бәбиен көтүче җырчы.

Гөлназ Асаева сәхнәдән китәргә җыена
Гөлназ Асаева сәхнәдән китәргә җыена

Шушы көннәрдә Гөлназ Асаева үзенең Instagram сәхифәсендә мөһим белдерү ясады – аның җырлыйсы килми, ул музыканы һәм сәхнәне ташлау турында уйлана. Аның фикеренчә, хәзерге дөньяда артист хезмәтенең бәһасе төшә, хәзер таланты булмаса да, теләсә кем җырлый ала. 

-Болар барысы да ничектер гадиләнде диимме инде. Аңлатып бирә алмыйм. Эте дә, бете дә җырлый. Син укыганмы яки укымаганмы, сәхнәгә чыгу өчен дипломың бармы, әллә юкмы... Теләгәннәрен җырлыйлар, теләгәннәрен кияләр. Бернинди мәдәният тә юк, шуңа күрә болар барысы да шулай кадерсезләнде, - диде җырчы туры эфирда.

Әйтергә кирәк, Гөлназ пандемиядә барлык концертлар да беткәч, челтәр бизнесы белән шөгыльләнә башлаган. Хәзер бу эш аңа яхшы табыш китерә, һәм, бәлки, шуңа да җырчы карьерасын ташларга булгандыр.

Фото:   tatar tudey.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: