+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
15 октябрь 2021, 18:50

Чит ил эшчеләренә ихтыяҗ зурмы?

Чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү һәм алардан файдалану мәсьәләләре буенча республика ведомствоара комиссиясе чит илләрдән 1060 хезмәткәрне җәлеп итәргә теләгән 52 эш бирүченең гаризасын карады.

Чит ил эшчеләренә ихтыяҗ зурмы?
Чит ил эшчеләренә ихтыяҗ зурмы?

2022 елда республиканың чит ил хезмәткәрләренә ихтыяҗы турындагы тәкъдимгә Русия Федерациясенә чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итүгә ихтыяҗны билгеләү буенча ведомствоара комиссия утырышында хупланган 104 һөнәр (белгечлек) буенча 328 кешене җәлеп итүгә 31 эш бирүче гаризасы кертелгән.

- Башкортстан Республикасында чит ил эшчеләрен җәлеп итү ихтыяҗын билгеләгәндә һәм квоталар күләме буенча тәкъдимнәр әзерләгәндә Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы эшне координацияләргә вәкаләтле. Эш бирүчеләрнең, шул исәптән шәхси эшкуарлар арасыннан чит ил гражданнарының гаризалары нигезендә, барлык кызыксынган территориаль федераль һәм республика башкарма хакимияте органнары катнашлыгында чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итүгә ихтыяҗ билгеләнә һәм квоталар формалаша, - дип аңлата республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова. - Кагыйдә буларак, бу базар сегментында уртача квалификация дәрәҗәсе булган эшчеләр.

Бүген төбәк хезмәт базарында төзелеш, җәмәгать туклануы һәм сәүдә өлкәсендә белгечләр аеруча кирәк. Чит ил эшчеләре Башкортстанга 8 илдән: Төркия, Вьетнам, Кытай, Монголия, Индонезия, Сербия, Филиппин һәм Таиландтан җәлеп ителә.

Гаризаларны караганда, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү күләме белән чагыштырганда, хезмәткәрләрнең исемлек саны, стажга һәм хезмәткәрнең квалификация дәрәҗәсен күздә тоткан һөнәрләр буенча белем дәрәҗәсенә карата таләпләр, Русия гражданнарын кабул итү буенча Мәшгульлек үзәге белән үзара хезмәттәшлек итү, салым бурычлары булу һәм булмау исәпкә алына.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: