-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
16 октябрь 2021, 10:35

“Торба суздылар да вәссәлам!..”

“Инцидент” системасы ярдәмендә Благовещен районында халыкны су белән тәэмин итү проблемасы нәтиҗәле чишелешен тапкан.

“Торба суздылар да вәссәлам!..”
“Торба суздылар да вәссәлам!..”

Ел башыннан Башкортстанның идарә итү системасына Уфа халкыннан маршруткалар хәрәкәте графигы темасына 1332 мөрәҗәгать килгән, тагын 1108 хәбәр автобусларны озак көтүгә кагыла. ЦУРдан хәбәр итүләренчә, “кызыл зона”ларга Дим, Кузнецов затоны, Миловка паркы, Шакша бистәләре керә.

Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы Уфа шәһәре хакимияте белән берлектә халыктан килгән шикаятьләрнең бер өлеше буенча карарлар кабул иткән. Әйтик, Дим районындагы “Яркий” микрорайоны тукталышы аша “Узловая автобаза — 21нче дәваханә” яңа даими маршрут буенча пассажирлар йөртү хокукын алуга конкурс үткәреләчәк. Хәзерге вакытта финанслау чыганагы билгеләнә. Тагы да 14нче, 57нче маршрут буенча йөрүче автобуслар саны арттырылачак. Бу 57а номерын өлешчә бушатырга мөмкинлек бирәчәк, хәрәкәт графигы төзәтеләчәк. Миловка паркында, “Молодежный” торак комплексында тукталыш павильоны төзекләндереләчәк.

“Уфа районының Камышлы авылында (Ялан урамы) юл мәсьәләсен хәл итегезче. Башкала янында яшибез, төпкел төбәк түгел, ә юллар коточкыч хәлдә. Ярдәм сораган идек инде, “эшлибез”, дип җавап бирделәр, әмма алга китеш юк. Машинада үтү авыр! Көз көне яңгырлар башлангач, барысы да юылачак, хәтта ашыгыч ярдәм машинасы да уза алмаячак, ә безгә янә үз йортларыбызга кадәр җәяү барып җитәргә туры киләчәк. Ә язын безнең участокларны су баса! Бу мәсьәләне дә хәл итәргә вәгъдә бирделәр. Әмма, һәрвакыттагыча, буш вәгъдәләр генә!” — дип мөрәҗәгать итә Стелла Мәҗитова.

“Камышлы авылындагы Ялан урамына вак таш түшәлергә тиеш иде. Төзелгән контракт нигезендә эшләр төгәлләнде”, — дигән җавап килгән Уфа районы хакимиятенең рәсми вәкиле Дмитрий Бикмурзиннан.

“Благовещен шәһәренең Төньяк бистәсендә “Окружная” урамын, зинһар өчен, суга тоташтырырга ярдәм итегез. Кышын торба суздылар да шуның белән вәссәлам! Ничә ел сусыз яшибез, зинһар өчен, ишетегез”, — дип язган социаль челтәрләргә Лилия Магизова.

“Кулланучыларны Төньяк микрорайонында төзелгән яңа суүткәргечкә тоташтыру өчен агымдагы елда “Водоканал” хезмәткәрләре 50 техник “врезка” уздырачак, подрядчы баланс чикләү актларын рәсмиләштерәчәк һәм башкарма документларны объектка тапшырачак, системаны юдырачаклар, анализ алачаклар һәм, нәтиҗәләр уңай булганда, беренче 50 абонент су ала башлаячак. Шул ук вакытта “Водоканал” абонентларга су кертү эшләрен дәвам итәчәк. Параллель рәвештә подрядчы барлык җитешсезлекләрне бетерә һәм насос станциясен эшләтеп җибәрүгә әзерли. Насос станциясе эше безгә Төньяк бистәсенә су бирү процессын яхшыртырга ярдәм итәчәк, чөнки ул географик яктан башка микрорайоннардан югарырак урнашкан”, — диелгән Благовещен районы хакимияте башлыгы Олег Головтан килгән беренче җавапта.

“Водоканал” предприятиесенең баш инженеры Александр Сусликов мәгълүматлары буенча, Төньяк бистәсендә инде абонентларны үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыралар. Сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, “Водоканал”га микрорайонда яшәүчеләрдән 385 гариза кергән. 238 шәхси йортка техник тоташтыру үткәрелде. “Водоканал” белгечләре милекче белән килешү төзегәндә тоташтыруның барлык нечкәлекләре турында җентекләп сөйләшә”, — дип җаваплаган икенчегә район хакимияте башлыгы.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: