+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
18 октябрь 2021, 17:45

Бәбинең исеме ничек?

Җырчы Гөлназ Асаева әни булды дип язган идек.

Бәбинең исеме ничек?
Бәбинең исеме ничек?

Җырчы инстаграм сторисларында бәбине бик җиңел табуы, инде бер сәгатьтән соң ук торып йөри башлавы турында язган. Гөлназ әлегә бәби тудыру йортында кызы һәм ире Вилдан Шәмсетдинов белән бергә.

Бәбинең авырлыгы - 2985 грамм, буе 51 сантиметр.

Гөлназ баласын үзе бик тиз тапкан.

Гөлназ белән Вилли кызларына Динә дип исем кушачак. Оныгының кем исемле булачагы турында бәхетле әби — Гөлназның әнисе, җырчы Лилия Биктимерова сөйләде.

«Менә шулай 40 яшьтә нәнәй булдым да куйдым. Әле безнең якта нәнәй дип тә түгел, зуринәй дип әйтәләр. Инде исән-сау үстерергә язсын. Котлауларыгыз өчен бик зур рәхмәт. Оныгым миңа охшаган. Барыгыз да бәбинең исемен сорыйсыз. Шәмсетдинова Динә Вилдан кызы була, Аллаһы теләсә», — диде ул үзенең Инстаграм сәхифәсендә.

Фото: instagram

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: