-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
19 октябрь 2021, 18:30

Мигрантларны эшкә белеп ал!

Русия Федерациясе Хөкүмәте карары белән икътисадның кайбер тармакларында хуҗалык эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмалар өчен чит ил гражданнарын эшкә алуга чикләүләр билгеләнгән.

Мигрантларны эшкә белеп ал!
Мигрантларны эшкә белеп ал!

- Чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү тулысынча тыелган эшчәнлек төрләре бар. 2021 елдагы кебек үк, чит ил эшчеләре хезмәтеннән файдалануны тыю даруларны ваклап сатучы махсус кибетләрдә, стационар булмаган сәүдә объектларында һәм базарларда, кибетләрдән, палаткалардан, базарлардан тыш, ваклап сатуда гамәлдә, – диде Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының миграция сәясәтен координацияләү бүлеге башлыгы Нина Вишневская.

Әйтик, 2022 елга яшелчә үстерү өлкәсендә чит ил хезмәткәрләренең рөхсәт ителгән өлеше хезмәткәрләрнең гомум санының 50 проценты күләмендә сакланып калган.

Төзелештә чит ил хезмәткәрләренең мөмкин булган өлеше 80 процент тәшкил итә.

Чит ил хезмәткәрләрен эшкә алу таләпләрен бозу 800 000 сумнан 1000 000 сумга кадәр штраф, яки 14тән 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлекне туктатып торуны күздә тота. Вазыйфалы кешеләргә 45 000 сумнан 50 000 сумга кадәр штраф яный.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: